Divorce Date1869-07-08
ImamМәҗлесе хәлегътә шаһитләр: Хөсәен Исхак улы кулым куйдым, Тәтеш өязе [дефект документа] авылының Сираҗетдин [дефект документа] улы кулым куйдым [дефект документа]ның бертуган агасы Бикмәмәт [дефект документа] улы кулым куйдым, Казан өязе Казанбашының [дефект документа] Габит улы тамга салдым.
ReasonМәхәббәт юклыгыннан.
WitnessМәзкүр Шәмсетдин Сәйфетдин улы мәзкүрә хатыны Васыйфә илән гакыде хәлегъ кылыштылар. Бәдәле хәлегъ, бәкыятән мәһәр вә нәфәкате гыйддә вә мөэнәтә сүкнә, вә бер түшәк вә бер комган бакыр вә бер самовар вә хатынның моннан башка үз нәрсәләре үзенә булып, араларында һич вәҗеһтән дәгъва вә низаглары калмаенча, ибраэ гам кылыштылар. Ошбу рәвешчә хәлегъ кылганыма мин Шәмсетдин улы тамга салдым. Ошбу рәвешчә булган хәлегъне кабул кылганыма мин Васыйфә Бикмәмәт кызы тамга салдым.
PeopleКазан өязе Олуг Карагуҗаның Шәмсетдин Сәйфетдин улы үзенең Тәтеш өязе Кече Бакырчының Бикмөхәммәд Мәмәт улының кызы Бибивасыйфә илән хәлегъ вакыйг булды.
Date8 нче июль.
Number
Source fond 204, opis 180, delo 28, list 85, ob 1
MosqueGaliev Mosque