Witness | Мәзкүр Миңнебай Сәйфулла улы үзенең хатыны Бибихан Габит кызы илән хәлегъ кылыштылар. Бәдәле хәлегъ, бер түшәк, ястык, бер самавыр, ике сандык, юрган, камзул, бәкыятән мәһәр вә нәфәкате гыйддә вә мөэнәтә сүкнә, хатынның үз нәрсәләре үзенә булып, вә һәм хатынның улы 5 яшендә Габдулла исемле баласы Миңнебай тәрбия кылмакчы булды, араларында һич вәҗеһтән дәгъва вә низаглары калмаенча, ибраэ гам кылыштылар. Ошбу рәвешчә хәлегъ кылганыма мин Миңнебай Сәйфулла улы тамга салдым. Ошбу рәвешчә булган хәлегъне кабул кылганыма мин Бибихан Габит кызы тамга салдым. |